ТУРЫЛАНУ ф. 1) Туры, төз хәлгә килү; тураю. Хатынның бераз кәефе килгәндәй булды, кашлары турыланды, хуплап, ияк каккалап торды. Х.Камалов. Юзеев манараның һәр елны авыша баруы турындагы мәгълүматны халык язмышына, киләчәгенә китереп бәйли: «Манарабыз турыланыр, Милләт үзе аумасмы?» Т.Галиуллин

2) Дөрес юнәлеш алу. Кыйбласы турыланган халыкның инде биле дә турая башлады. Татар заманы

Турылана башлау Турылану билгеләре күренү. «Монда йөрүнең файдасы булды, баланың күзләре турылана башлады», – дип, сөенече белән уртаклашты әти кеше. Ватаным Татарстан

Турылана төшү Бераз турылану. Шулвакыт теге кешенең гәүдәсе турылана төшә, һәм ул: «Мә, мине күтәреп ал да олактыр инде!» – дигән шикелле, үзе дә сизмәстән, Җәләйнең кочагына барып керә. Н.Яһүдин. Тау авышлыгына салынган урамыгыз без таптаудан бераз турылана да төшмәде микән? Ә.Моталлапов

Турыланып бетү Тәмам турылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә