ТУРЫ’ КИТЕРҮ ф. 1) Берәр кешене билгеле бер урында эзләп табу, күрү, очрату. Бу көнне Газинур колхозның бөтен хуҗалыгын йөреп, карап чыкты, Һашимны, Сәлимне күрде, Газзән янына да кергән иде, өйдә туры китерә алмады. Г.Әпсәләмов

2) Уңайлы вакыт, җай сайлау, билгеләү, табу турында. Мин җайлы чакны туры китерергә чамалап барам. Ф.Яруллин

3) Берәр эшне икенче эш вакытына чамалап, билгеләп башкару. Армиядән кайтып, бер ел узгач, отпусканы бергә туры китереп алабыз һәм кайда да булса очрашабыз. Р.Вәлиев

4) Берәр әйбергә яраклаштыру, охшату. Суны, сыраны яки чәйне дә үзенең тән температурасына туры китереп кенә эчә иде. Ф.Баттал

5) Бер әйберне икенче әйбернең нәкъ өстенә, эченә төшерү, эләктерү, тидерү, кертү һ.б. Томшыкларына туры китереп, төбәп ыргыткан кебек хис итте үзен Мәрьям. Н.Каштанов. Күрешкәндә учларны учка туры китерә алмыйча интектек. Г.Гыйльманов

6) Яраштыру; тиеш булганча, кабул ителгәнчә; гореф-гадәт буенча үткәрү, эшләү, башкару һ.б. Син – безнең бердәнбер кызыбыз, йоласына туры китереп, кешечә урнаштырасыбыз килә. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә