ТУРЫ’ КИЛҮ ф. 1) Очрау, тап булу, юлыгу, эләгү. Шул хәлдәнме, әллә инстинкт шулай иттердеме: аның аягы кинәт чокырга туры килеп каймалгандай булды, һәм ул җиргә барып төште. Х.Камалов. Үч иткән сыман, мин чабасы урында гел ботак туры килеп тора. Н.Әхмәдиев

2) Очрашу, бер-берсенә юлыгу, юллары бер тирәгә төшү, кисешү. Фронтка барганда, сортировочныйда бергә туры килеп танышып киткәннәр иде. Х.Камал

3) Берәр эш-хәл очраклы рәвештә билгеле бер вакытка төшү, берәр вакытка карау. Азан вакытына туры килеп, гомерендә кеше түгел, чебенне дә рәнҗетмәгән авыл карчыгының теләге чыннан да кабул булдымы, әллә, кызлар өчен кайгырып, йөрәгенең бер кылы өзелдеме, утырган җирендә оеп кына китте әби. М.Әхмәтшина

4) Билгеле бер урынга эләгү; билгеле бер урында булу. Каратаяк дип кенә әйтү аз булыр монда, аждаһа оясына туры килдем мин. Н.Кәримова. --- клубта аның урыны һәрвакыт минем янга туры килә. Ф.Яруллин

5) мат. Бер-берен каплау, бер-беренә тәңгәл килү (фигуралар, сызыклар тур.)

6) Теге яки бу яклары, сыйфатлары белән бердәй булу, тәңгәл килү. Бөтен яктан шушы рольгә туры килгәнемне күреп, Празат абый биредә дә кимсетергә ирек бирмәде. Р.Сәгъди. Хәлбуки фраза, гомумән алганда, эчтәлеге белән дә, формасы белән дә оригиналга туры килә. Р.Юсупов

7) Берәр эшкә яраклы, ихтыяҗга җавап бирерлек булу. – Шуның хәтле зур базарда сиңа туры килерлек күлмәк юктыр инде, – диде ул, ачуын тыя алмыйча. Казан утлары

8) Муафикъ килү, муафикъ булу. Аек акылга туры килмәгән, аңа каршы эшләнә торган бик күп нәрсәләр бар. Х.Камалов

9) Килеп чыгу, булу, туу (җай, форсат һ.б. тур.). Хәдис, тәмле калҗаны лачкылдатып чәйнәгәндәй, зур канәгатьлек белән тиз генә әйтеп ташлады: «Әйтмәм дигән идем, үзең әйттерәсең, абый, җае туры килгәндә, хәмердән үзең дә баш тартмыйсың икән». А.Вергазов

10) Берәр төрле булып чыгу. Кыш бик салкын туры килде ул елны, әллә кайларга барып йөреп булмады. Р.Вәлиев. – Ничектер шулай туры килгән, – дип сөйләде миңа әни, – кайтканда тагын очраткан Искәндәр абыең теге кызны. В.Нуруллин

11) з.-сыз. Билгеле бер сәбәп, хәл аркасында ни дә булса эшләргә мәҗбүр булу. Хәзер, кызу эш вакытында, кем белә, бәлки, атналар, айлар буена бригададан чыкмый ятарга туры килер. Н.Фәттах. Хәзер исә бөтенесен үз өстемә алырга, хәсрәтне эчемә йотарга туры килде. М.Маликова

12) Өлешкә чыгу, тию, эләгү, насыйп булу. Балның быел да бик яхшысы туры килде әле безгә. Р.Вәлиева

13) Берәр кешегә яки кешеләр төркеменә билгеле бер мөнәсәбәттә булу. Ул миңа туганнан туган туры килә

14) Берәр нәрсәнең күләме, саны, башкасы белән чагыштырып исәпләгәндә, билгеле бер нисбәттә, процентта булу. Сөрүлек җирләренең бер гектарына 46 килограмм минераль ашлама туры килә. Н.Алан. Болгар Ислам академиясендә укырга теләүчеләр арасында бер урынга өч кеше туры килә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә