ТУРЫДА’Н-ТУРЫ рәв. 1. 1) Иң кыска юл белән. Тоткын иптәшләре никадәр генә турылыклы, батыр йөрәкле булмасын, алар бит илгә турыдан-туры кайтмый. Г.Әпсәләмов

2) Нәкъ кирәк кешегә, арадашчысыз. Бүлек мөхәррирләре белән сөйләшеп тормастан, кулъязмасын турыдан-туры редакторга керткән икән ул. Т.Галиуллин. Кем ул Гомәрова? Әгәр институттан булса, ник турыдан-туры өйгә язмаган? М.Маликова

3) Тыгыз, якын мөнәсәбәтләрдә. «Изге урыннарыбыз», «Кушам ат», «Алдым каләм, яздым сәлам...», «Йөрәк язмалары», «Шәҗәрә», «Вакыт көзгесе» – болар укучыларыбыз белән турыдан-туры бергәләп эшли торган сәхифәләребез. И.Иксанова

4) Башкарылачак эшкә, әйтеләчәк сүзгә бернинди кереш ясамыйча (керешү, күчү, тотыну һ.б.ш. тур.)

5) күч. Ачыктан-ачык; яшермичә, кинаясез (сөйләшү, әңгәмә алып бару тур.). Бүген Россиядә бер генә халыкка өстенлек бирелгәне турыдан-туры әйтелә. Т.Миңнуллин

2. с. мәгъ. 1) Арадашчысыз. Шунысын гына әйтәм: газета укучылары белән атна саен турыдан-туры элемтә оештырылачак. И.Фәйзрахманов

2) Алдан яздырылмаган, он-лайн бара торган; тамашачыларга шул ук вакытта күренә, ишетелә торган. Турыдан-туры эфир. Турыдан-туры элемтә

3. кис. функ. Бары тик, нәкъ. Монысы инде турыдан-туры сезнең гаеп. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә