ТУРЫДАН рәв. 1) Кыска юл белән; әйләнеп йөрмичә

2) күч. Яшермичә, ачыктан-ачык, кинаяләп, читләтеп тормастан. Я, турыдан әйт инде, нәрсә сузып торасың. Аманулла. Каршына басып, турыдан ярып сорадым: – Ни кирәк сезгә? Р.Габделхакова

Турыдан бәрү 1) Берәр урынга туп-туры юнәлү. Егет турыдан бәреп клуб каршына килеп чыкты да каты итеп сызгырып җибәрде. Р.Вәлиев. Халык турыдан бәреп, юлны кыскартып йөрергә ярата. Туган як; 2) Уйлаганны, әйтәсе килгәнне яшермичә. – Озаккамы? – диде Гайфулла, турыдан бәреп. Ф.Яруллин. Без турыдан бәрергә яратабыз. Х.Ибраһим. Ул дөреслекне турыдан бәреп әйтүдән тайчанмады. А.Әпсәләмова. Турыдан суктыру к. турыдан бәрү. Днепр елгасына карап турыдан суктырырга тырышалар. З.Зәйнуллин. Америка, Голландиядә халыкларның, шул җөмләдән крестьяннарның да ничек яшәгәнен күреп шаккаткан Сабит әтисенең турыдан суктырган соравына нинди җавап биреп котылырга белмәде. А.Гыйләҗев. Егет, аны күрүгә, турыдан суктырды: металл өчен кешеләр һәлак була! Х.Камалов. Турыдан яру к. турыдан бәрү. Беляшкина аларның холкы белән артык санлашып тормый, турыдан яра, каршы әйткәнне яратмый, тозлап-борычлап туздырып ташларга да күп сорамый, диләр. Р.Вәлиев. Дөреслекне турыдан ярып әйтүе аркасында ул үз гомерендә төрледән-төрле кыенлыклар да кичерде. Р.Нуруллина. Исәнме юк, саумы юк, турыдан ярмасынмы теге: «Фаик Газизович?» Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә