ТУРЫГА рәв. 1) Йөз белән торган юнәлешкә; читкә, як-якка түгел; турыдан-туры кирәк ноктага. Үзе белән ул бер сакчыны алды һәм ташлы такыр сукмактан турыга Аксай үзәненә таба юнәлде. Н.Фәттах. Турыга китсәң, Фукс бакчасына барып чыгасың. Г.Әпсәләмов 2) Авыш, кыйгачлап яки почмак ясап түгел. Уңдарак, текә тау аша турыга колхоз юл салды. З.Зәйнуллин. Әнә кала өстендә төтен баганалары боз сөңгеләредәй турыга катып калганнар, куып таратучы юк. М.Әмирханов |