ТУРЫ II с. 1. 1) Гәүдәсе гадәттә җирән, кызыл, шулай ук сары яки карадан гайре теләсә нинди төсле, ялы, койрыгы һәм аякларының аскы өлеше кара булган (ат төсе тур.). Яшь, кырыс туры ат аңардан һаман арты белән чигенеп маташа иде. Ә.Еники. Почмакта тугарылган туры алаша арбадан печән чемченә, сарай эченнән дуңгызлар чинаганы, мыркылдаганы ишетелә. М.Маликова. Туры ат, караңгылыкта юл табып, юыртып китте. Д.Бүләков 2) Катлаулы ат төсен белдергәндә: ялы, койрыгы һәм аякларының аскы өлеше кара, гәүдәсе исә сүзнең икенче компоненты белдергән төстә булган (ат төсе тур.). Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык йоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый. Г.Ибраһимов. Тимершәех абый безгә үзенең елан туры айгыры белән тимерхутын бирде. Х.Сарьян. Ат җигәрлек, кара туры айгырны бу буранда каты кул белән алып барырлык кеше юк. Г.Ахунов. Кола туры ат колакларын шәмрәйтеп, куркып пошкырып җибәрде һәм сыртыннан шуышып ычкына башлаган авыр гәүдәне өстерәп читкә чабып китте. Н.Фәттах 2. и. мәгъ. Шундый төстәге ат. Турыны җигү |