ТУРЫ I с. 1. 1) Кәкре-бөкре булмаган, бөгелмәгән, төз. --- «Хатын-кызлар, кәкре аякларын каплар өчен, озын күлмәк тектерә башладылар, ягъни озын күлмәк кигән хатын-кызны күрсәң, бел, аның аяклары бик үк туры түгел», – дигән [фәйләсүф]. Р.Батулла. Сәгать төрле очраклы кунаклар өчен дип тоткан бер тәрәзәле почмак бүлмәдә эленеп тора һәм күптәннән йөрмәгәнгә охшый, чөнки эленеше үк туры түгел, ул үле бер декорация генә булып калган. А.Тимергалин 2) Иң кыска, иң якын (юл һ.б. тур.); киресе: әйләнеч, урау. Күршеләргә бара торган трактор-комбайннар авыл аша йөрмиләр, авылны читләтеп, басу яктан туры юл белән генә китәләр. Н.Фәттах. Баксаң, авыл белән утар арасында туры юл да булган. Г.Гыйльманов 3) Теге яки бу пунктларны, оешмаларны, кешеләрне турыдан-туры тоташтыра торган (элемтә, юл, газүткәргеч, бәйләнеш һ.б.ш. тур.). Хәлне туры чыбык буенча Мәскәүгә хәбәр иттеләр. Г.Ахунов. Мондый очракларда Чаллы җитәкчеләре белән туры элемтәң булмаса, мәгълүмат дөньясында адәм мәсхәрәсенә каласыңны көт тә тор. Җ.Дәрзаман 4) лингв. Төп, беренчел (сүз мәгънәсе тур.); киресе: күчерелмә. Шурочка, аның соравын туры мәгънәсендә аңлап: – Медицина белешмәләребез үзебез белән, – диде. А.Хәсәнов. «Шагыйрь» әсәрендә Тукай катлаулы метафораларга, сынландыруларга мөрәҗәгать итми, сүзләрне туры мәгънәсендә куллана, алынмалар да юк. Т.Галиуллин 5) лингв. Сөйләмдә үзгәртелмичә кулланылган (чит кеше сөйләме тур.; киресе: кыек). Бәлки, шуңа күрәдер минем беренче хикәяләремдә, бигрәк тә туры сөйләмнәрдә, андый сүзләр шулай кыскартылган шәкелдә языла торганнар иде. Р.Батулла. Чөнки әкиятләр, нигездә, җиңел, җайлы укыла (тыңлана) торган гади җөмләләрдән тора, туры сөйләмгә корыла. М.Вәлиева 6) мат. Берсенең артуы (яки кимүе) икенчесенең артуына (яки кимүенә) китерә торган. Дәресләрдә туры һәм кире пропорциональ бәйлелекнең графикларын төзүгә тиешле игътибар бирәм. Р.Әхмәтбаева. Ике зурлыкның берсе берничә тапкыр артканда (кимегәндә), икенчесе шулкадәр тапкыр артса (кимесә), андый ике зурлыкны туры пропорциональ зурлыклар дип атыйлар. Математика 7) мат. Почмакны ясаган яклары арасы 90° ка тигез булган. – Нигез яссылыкларына перпендикуляр булса, ян кырлары туры, ян кырлары туры почмаклар булса, – диеп, иптәшебез китаптан иҗекләр чүпләргә тотына. Р.Сәгъди 8) күч. Дөрес, гадел. – Хөкүмәтнең туры хөкеменә тапшырам, – диде карт. М.Мәһдиев. Аптырап тормадык, биисе урында балериналарыннан шәбрәк биедек. Судья буласы урында туры хөкемле судья булдык. Һ.Такташ 9) күч. Уендагыны яшермичә, ачыктан-ачык әйтүче; саф күңелле (кеше тур.). Юкса бит, чыннан да, минем әни дә, синең бабаң да туры кешеләр булып чыкмыйлар. Т.Гыйззәт. Элегрәк мин Хәйдәрне саф күңелле, туры кешедер дип уйлый идем. М.Кәбиров 10) Гадел, намуслы. Туры кәсептән алай кеше корсак үстерә алмый ул. Г.Ибраһимов. Намуслы, гадел, дөрес, туры булу сыйфатларына ия хакимнәр бармы соң ул яки кайчандыр булганнармы, дигән сорау бирергә мөмкиннәр миңа. Р.Якупов 11) күч. Яшермичә, ачыктан-ачык әйтелгән (уй-фикер, сүз тур.). Исхакыйның һәр сүзе җылы һәм хисле, тере һәм туры, шигырьгә битараф татарны да уйландыра торган тирән кичерешле. Т.Галиуллин 12) күч. Хыянәтсез, ышанычлы, тугры. Тукта әле, нигә син миңа сугасың, нигә сугасың, ә? Туры хезмәтемнең әҗере шушы булдымы, ә? Т.Гыйззәт 2. рәв. мәгъ. 1) Төз, бөгелмичә. Чырае коточкыч: ап-ак, тәне гомер азык күрмәгән кешенеке сыман искиткеч ябык, гәүдәсен туры тота алмый, бөкрәеп йөри. Х.Ибраһим 2) Нәкъ каршындагы предметка таба; алга; кыекка түгел. Басты да укытучысының йөзенә туры карады. Р.Батулла. Ә күктәге кояшка туры карарлык түгел, керфекләрем аша гына, күземне ачар-ачмас карыйм. Г.Якупова. Баржа, туры барырга теләмәгәндәй, кинәт уңга борыла башлады һәм тиздән агымга аркылы ятты. С.Сабиров 3) Ике арада булган пунктларга (шәһәр, авыл, өй, каралты һ.б.ш.га) тукталмыйча, кермичә, турыдан-туры. Көтеп торам, туры өйгә кайт, дип калган идем, ике сәгатьтән әйләнеп тә кайтты. Л.Ихсанова. Кияү белән кәләш кенә туй киемнәреннән, калганнары комбинезоннардан, яшь пар загстан туры эш урынына килгән булса кирәк. М.Маликова 4) Читкә тайпылмыйча, башка бернәрсәгә керешмичә, иң элек; кереш сүзсез, аңлатып торуларсыз гына; турыдан-туры (әйтү, сөйләү тур.). Моны минем беләсем килде һәм туры гына шуны Хафазадан сорадым. Ә.Еники. Ул моны шаяртып әйтмәкче булды сыман, ләкин бу бик туры әйтелде, тупас итеп әйтелде. Н.Фәттах 5) Ике арада булган нокталарны читләтеп узып, турыдан-туры нәкъ тиешле җиргә. Үзе генә туры барып, туры кайта алмаячагын яхшы аңлаган Тәүфыйк ярдәмгә сеңлесе Равияне алды. Җ.Дәрзаман. Мәсәви баба, беркемнең әйтүен көтмәстән, туры куышка юнәлде. Н.Фәттах 6) Төзәгән нәрсәгә тидерерлек итеп, төз. Бу фигыльнең борынгы мөстәкыйль мәгънәсе «ялгышу (шуннан язык – «гөнаһ»), туры тидерә алмау, язлыгу – угың мәрәнең якыныннан үтү, тимәү». Р.Әхмәтьянов. Шуңа, дошман якынлашкач, туры наводка белән генә атырга мәҗбүрбез. В.Нуруллин. Иң мөһиме шул иде: снарядны күпергә туры атырга булыр, ә менә өскәрәк китәрме ул, әллә барып җитмәсме – бер мәртәбә булса да атып карамыйча белеп булмый. И.Хуҗин 7) Ике арадагы инстанцияләрне, кешеләрне читләтеп. Туры президентка керү 8) Дөресен яшермичә ачыктан-ачык (әйтү, язу тур.). Ә Шәрәф андый мәсьәләләрдә миннән иртәрәк, яшь көе туры әйтеп, туры яра иде бит, шуның өчен дә ул бик еш «янды», хәзер мин дә «янам». Н.Нәҗми. Кыю кешеләрне, туры әйткәннәрне яратам, ләкин үзем, кыюсызланып, әйтер сүземне әйтми калам. Г.Хөсәенов 9) күч. Намус белән, саф күңел белән. Без тормышка туры карый алабыз. Һәрвакыт якты тойгылар белән, бөек идеяләр белән янабыз. Ә.Ерикәй // Хыянәтсез рәвештә, ышанычлы, турылыклы булып. Кешенең кем булуына, кайдан килүенә карамастан, аякка бастыруны максат итеп, биргән антына туры калып эшлиләр шул. И.Кәримов. Ә бит кара кайгы китергән хәбәрнамәдә алар турында, социалистик Ватан өчен сугышта биргән антларына туры калып, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды, дип язылган. Т.Кәримов 3. и. мәгъ. 1) мат. Туры сызык. Әгәр ике турыны өченче туры белән кистергәндә, эчке аркылы яткан почмаклар тигез булсалар, бу турылар параллель булалар. Геометрия 2) Тирә; берәр нәрсәнең яки кешенең каршысы, алды. Чыннан да, кешеләр безнең турыга килеп җитүгә, арадан бер егет аерылып чыгып кычкырып җибәрә ---. А.Гыйләҗев. Безнең турыга чүмечле «Беларусь» туктаган. Д.Булатова 3) Як, юнәлеш, урын. Монгол, төрки гаскәрләрнең, аларның ханнарының Ерак Көнчыгыштан хәтле тәре күтәреп килмәүләре, Болгар һәм Идел буйларына, Урта һәм Үзәк Азия турыларына җиткәч, --- төркиләргә каршы тоташ дошманлык юлына басканнар икәнлеге килеп чыга. Б.Рәхимова. Хәзер менә бик авыр, сагыну-юксыну газаплары йөрәкне бик талаган чакларда, алар баткан турыга барам да сөйләшәм үзләре белән. М.Хәсәнов 4) сөйл. Берәр мәсьәлә, як. Бу яктан гына кысмады, ул аны башка турылар белән бик кыса һәм имә иде. М.Гали 5) Очрак, мәртәбә, юл. Я инде, я, бер турыга гына җиңгәң сүзен дә тыңла. Казан утлары 6) Вакыт, мизгел, чак. Караболакка алар кичке якта, көтү кайткан турыда кайтып керделәр. Ф.Бәйрәмова. Кояш баткан турыда кайтып керде әтиебез. Сөембикә 7) Берәр нәрсәнең дөресе, чыны. Турысын гына әйткәндә, ул мескен егет җылы аш, йомшак түшәк күрмәде. Т.Гыйззәт. Турысы гына шул: ул сине алдый! Ул сине алдаган! Н.Фәттах. Уку ягына килгәндә, турысын әйтим, мактану кыен иде. З.Мәхмүди 8) диал. Нинди дә булса эш, мәнфәгать, йомыш. Бая әдәбият кичәсеннән килгән акчаны харам дигәч, мин аларны бик тәкъва кешеләрдер дип белгән идем. Үз турыларына килгәч, тәкъвалык бер якта торып тора икән. Г.Камал ◊ Туры әйтергә кирәк кер. сүз к. дөресен әйтергә кирәк. Туры әйтергә кирәк, бүгенге көндә шунсыз булмый. Р.Вәлиев. Туры (гына) әйткәндә к. турысын (гына) әйткәндә Туры гына әйткәндә, мин Казанда каласы кеше түгел идем. Р.Вәлиев. Туры куллы Намуслы, хыянәтсез; кеше хакына керми, кеше әйберләренә тими торган. Туры сүзле Дөресен ачыктан-ачык, яшермичә әйтә торган кеше турында. Мондый зирәк акыллы, туры сүзле адәмнәр сарайда бер Мөхәммәдьяр гына түгел, әлбәттә. М.Әмирханов. Турысын әйтергә кирәк к. турысын әйткәндә. Һәм, турысын әйтергә кирәк, Аяз Гыйләҗев белән аның гомеренең соңгы бер-ике елында гына, анда да сирәк-мирәк кенә, «син»гә күчәргә җөрьәт иттем бугай. Р.Хәмид. Турысын әйтергә кирәк, бу гүзәл кызның мин ямьсезне күрмәве миннән чын егет ясады да куйды. Н.Шәрифуллин. Турысын (гына) әйткәндә кер. сүз Әйтелгән-сөйләнелгәннәрнең дөрес, хак, чын булуына басым ясаганда кулланыла. Турысын гына әйткәндә, мин аңарга кияүгә чыкканда алдын-артын уйлап торырлык хәлдә түгел идем. Ф.Хөсни. Туры төтенле Усал, коры мөгамәләле, бик таләпчән кеше турында. Әйе, теле тырнаклы шул Мирхәтнең. Үзе дә туры төтенле, принципиаль, хәтта бераз кирерәк сүзле. Ш.Маннур. Туры юл Җәмгыять һәм кешелекнең әхлак кануннарына ярашлы; намуслы, дөрес тормыш итү рәвеше. Я Аллам, адашканнарга туры юл күрсәт, гөнаһлы бәндәләреңне ярлыка. Д.Йосыпова. Санаулы ураза көннәрен тәмам итеп, сезгә туры юл күрсәткәне өчен, Аллаһыны олылагыз, шөкер итегез. А.Шәймәрдән. Туры юл белән теге дөньяга җибәрү сөйл. Кеше үтерү. [Нәгыйм:] Ноктаны туры юл белән теге дөньяга җибәрүче кеше – менә кем! Ш.Камал |