ТУРТА и. 1) Акмайны эреткәндә барлыкка килә торган оеган сөт сыман куе утырма. Мишәрләр – татар халкының мае да, туртасы да. В.Ильясов. Эретеп карасаң, майның яртысы – турта, ягъни кулланырга ярамый торган кушылма. Ватаным Татарстан

2) Ит пешкәндә шулпага чыга торган, пешеп куерган каннан гыйбарәт аш күбеге. Ярый инде, кайнап чыккач, ит туртасын ала белмисең икән, хет тозын чамалап сал, дидем… Р.Батулла. Әбекәй дә аштан турта таба алмыйча аптыраган иде. Р.Гаязетдин. Ашка салган итнең туртасы (күбеге) тизрәк чыксын өчен, тоз салырга кирәк. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә