ТУРСЫК II и. Су, кымыз һ.б.ш. сыеклык салыр өчен күннән тегелгән тар авызлы капчыксыман зур савыт; саба. Бер турсык суны тәмамән эчеп бетергәч, комда бераз аунады да, сузылып, бер тарафка таба китте ---. К.Насыйри. «Корсак» дигәне гамәлдә турсык – мал карыныннан тегелгән капчык, ватылмый да, су да үтми, ялгыш бүселеп кенә китмәсә… Г.Якупова |