ТУРСЫК I с. 1) Җәенке, кабарынкы, бүлтәйгән; түгәрәк. Турсык борынлы бер офицер сестраны вагоннан күтәреп төшерде. А.Таһиров. Түгәрәк битле, үпкәләгән сыман турсык иренле кыз, өнәмичә генә, күз кырые белән Идрисовка карап алды. Х.Камалов

2) күч. Үпкәчел; артык тиз үпкәләүчән (кеше тур.). Турсык адәм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә