ТУРСАЮ ф. 1) Берәр кешегә үпкәләүдән, берәр нәрсә белән ризасызлыктан авыз яки ирен бүлтәю. Малай ашавыннан туктады, аксыл керфекләре тетрәнеп, иреннәре үпкәләгәндәй турсайды. М.Маликова. Иренсез булып та иреннәре турсайган иде. Ф.Яхин

2) күч. Ачулану, үпкәләү. Иркә бала үпкәли дә күркә кебек кабарына, турсая. Ш.Галиев. Аңа каршы, ачуы кабара гына барган Саҗидәсе турсаеп: «Анасы янында ич...» – дип, үтә төксе җавап бирде. Г.Галиева. Мин, турсаеп, әнигә мөлдерәп карыйм. Д.Булатова

Турсаеп алу Аз гына вакыт турсаю. Ул аз гына турсаеп алды да кабат елмая-көлә башлады. Татарстан яшьләре

Турсаеп йөрү Озак вакыт дәвамында турсаю; гел турсаю. Турсаеп йөргән вакытларымны елмаеп кына искә алам хәзер. Р.Вәли

Турсаеп тору Хәзерге вакытта турсаю. Малай турсаеп торуын дәвам итте, беркем дә аны ышандыра алмады. Ялкын

Турсая бару Торган саен күбрәк турсаю. Йөзләре караңгылана, иреннәре турсая барды туташның. Р.Вәлиев

Турсая башлау Турсаерга керешү. – Әйдә, бакчага менеп утырыйк, – диде Гөлшәһидә, турсая башлап. Г.Әпсәләмов

Турсая бирү Элеккегедән дә күбрәк турсаю, аның саен турсаю; турсаюын дәвам итү. – Сиңа шул врач сүзе генә сүз, – диде Рәмзия ханым, турсая биреп, – ә минем хәлемдә кайгың юк синең. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә