ТУРСАЙТУ ф. Үпкәләп, ачуланып, нәрсәдәндер ризасызлык белдереп, авыз, ирен тирәсен кабарту, бүлтәйтү. Мин ни әйтим, авыз турсайту һәм җилкә сикертүдән башка чарам юк иде бит. Р.Мөхәммәдиев. Ә андыйларга авыз турсайту һич тә килешми. Ф.Яхин

Турсайта башлау Турсайтырга тотыну. Һәр әйткән сүзгә авыз турсайта башласаң, иренең кабартма булыр. Р.Вәлиев

Турсайта төшү Элеккегедән дә күбрәк турсайту. – И-и, син бигрәк инде, – диде Люция, иренен турсайта төшеп, – тулай торакның тәрәзәсен сылап йөрер өчен институт бетердеммени мин? Ф.Яруллин

Турсайтып йөрү Озак вакыт дәвамында турсайту; гел турсайту. Шәһәр түгел лә авызны гел турсайтып йөрергә. Д.Бүләков

Турсайтып кую Кинәт, ни сәбәпледер турсайту. Әби үпкәләгән сабый төсле иренен турсайтып куйды. Р.Габделхакова

Турсайтып тору Әле, сөйләү моментында турсайту. Үзенең кайда икәнен аңлагач, үпкәләгән кыяфәт белән бераз авызын турсайтып торды да иренеп кенә көлгәндәй итте. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә