ТУРНИР и. нем. 1. 1) Урта гасырларда: рыцарьларның хәрби ярышы

2) спорт Катнашучыларның һәрберсе үзара бер генә мәртәбә очрашудан гыйбарәт спорт ярышы. Башта мин аны бик дәрәҗәле шахмат турнирларында катнашучы, үтә хәтәр йөреш алдыннан тирән уй, исәп-хисапка, анализга чумган гроссмейстерга охшаттым, әй. А.Хәсәнов. Мәктәптә һәр елны көрәш буенча турнирлар үтә. Г.Сафиуллина

2. с. мәгъ. Катнашучыларның һәрберсе үзара бер генә мәртәбә очрашудан гыйбарәт. Шахмат буенча Казанда үтә торган турнир ярышларында катнашу иде аның хыялы. Сабантуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә