ТУРНИК и. фр. Ике терәккә беркетелгән аркылы тимер таяктан гыйбарәт гимнастик снаряд. Әйтик, солдатка килгән малай турникта бер тапкыр да күтәрелә алмаса, марш-бросок вакытында маңкасын агызып арттан сөйрәлсә, өйрәнүләр чорында миңгерәп торса, аңа китереп бәрүләре бик табигый! М.Маликова. Байтак курсташлар биредә дөм бөрешеп калды, кайсы берсе турникта бердән артык тартыла алмый. Р.Зарипов |