ТУРНЕПС и. ингл. 1) Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан икееллык үлән үсемлек; мал шалканы. Дөрес, бу сиңа шикәр чөгендере түгел, ә турнепс – мал азыгы. З.Мурсиев. Кишер басуы бетте, ди, турнепс үсми, ди. Р.Фатыйхов 2) Шул үсемлекнең терлек азыгы итеп үстерелә торган сусыл итләч тамыры. Малайлар төркеме су буенда очраша, турнепслар инеш суында юыла, пәкеләр белән чистартыла. Татарстан яшьләре |