ТУРНЕ и. фр. 1) Төрле шәһәрләргә, илләргә һ.б. барып, яңадан башлангыч пунктка кайтара торган маршрут буенча сәяхәт; гомумән сәяхәт. Бөтен татар шәһәрләрене гизермен, чит мәмләкәтләрдә турне ясармын. Г.Исхакый. --- син илләр гизеп, турне ясап кайтмаган. М.Хәсәнов

2) Артист яки спортсменнарның чит җирләргә (шәһәрләргә, өлкәләргә, илләргә) гастроле. Без ил буйлап турнега чыгасы идек. Килешүләр төзелгән, концерт заллары, мәдәният йортлары арендага алынган. Р.Габделхакова. Бу чорда ул Татарстан һәм Башкортстанның бөтен татар авылларында диярлек концертлар куя, СССРның төп шәһәрләрендә һәм татарлар тупланып яши торган төбәкләрендә чыгышлар ясый, чит илләргә турнега чыга. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә