ТУРМАЛИН и. нем. 1. Радиотехникада, оптикада кулланыла һәм кайбер үтәкүренмәле, матур төсле төрләре асылташ булып санала торган кристаллик төзелешле минерал. 1325 рубин һәм турмалин, 559 фирүзә, 16 энҗе, 28 сапфир һәм 36 башка асылташлар белән бизәлгән, кыйммәтле металлардан эшләнгән бу тәхетне финанс яктан, тарихи яктан аеруча, бәяләп тә бетереп булмый. Татар заманы. Соңгы елларда фирүзә, лазурит, турмалин, халцедон, сапфир кебек асылташлардан милли стильдәге алкалар һәм йөзекләр ясау белән шөгыльләнә ул. Сөембикә

2. с. мәгъ. Шул минералдан ясалган. Турмалин муенса



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә