ТУРКА III с. диал. Эре бөртекле. Турка арыш. Турка бодай // Сатар өчен әзерләнгән яхшы ашлык. Кытай ефәкләренең иң үтемле төре борынгы төркичә торку, торгу, торка, торга дип аталган (татарча турка – «калын ефәк тукыма» сүзе «туйга барсаң туеп бар, турка туның киеп бар» мәкалендә, шулай ук диалекталь турка «базарлык, сатуга исәпләнгән ашлык» сүзендә чагыла). Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә