ТУРИСТЛЫК и. 1) Турист булу. Чит илгә килеп төшүгә туристлык дәрте уянды егетнең, барысын да күрәсе, барысын да беләсе килә башлады. И.Нуруллин. Япониядән килгән бу галимнең туристлык хисе шундый көчле булып чыкты: шәһәребездәге барлык музейларга, экскурсияләргә йөрүне әллә кайчан планына язып куйган инде ул. Сөембикә 2) Туризм. Беренчедән, халыкны тарихи истәлекләр белән таныштыру, икенчедән, туристлык эшчәнлеген җәелдереп җибәрү өчен дә шартлар туар иде. М.Галиев. Әлбәттә, алар хуплавының хикмәте, бер яктан, федераль мирас булып саналган тарихи ядкәрләребезне саклап калу, аларны дөньяга күрсәтү, туристлыкны үстерүдә булса, икенче яктан, Россия кебек күпмилләтле ил җитәкчеләре өчен диннәргә һәм милләтләргә тигез караш идеясен тарату мөмкинлегенең бүген аеруча мөһимлеген аңлау. Казан утлары |