ТУРИЗМ и. фр. 1) Дөнья күрү, үз иле яки башка илләрнең төрле өлкәләре белән танышу һәм ял итү өчен, җәяү, велосипедта, чаңгыда һ.б.ш. оештырыла торган сәяхәт

2) спорт Организмны физик чыныктыру максаты белән төркемләп походларга йөрүдән гыйбарәт спорт төре. Спелеология мәгарәләргә керү белән бәйле спорт туризмы. Шәһри Казан. Гер күтәрү, милли көрәш, чаңгы туризмы һәм башка спорт төрләренә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Кызыл таң

3) Туристларга хезмәт күрсәтү – ашату, яшәтү, транспортта йөртү һ.б.ш. шөгыльләнгән хуҗалык тармагы. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршындагы «Идел» яшьләр үзәге инде менә гасыр башыннан бирле ел саен ил күләмендә яшь язучылар бәйгесе оештыра. Казан утлары. Туризмнан алынган керемнәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә