ТУРГАЙ и. 1) Тургай кошлар семьялыгыннан күбесенчә кырларда һәм болыннарда яши торган сайрар кош; русчасы: жаворонок. Күккә эленеп калган тургайларның кинәнеп сайравын күр син! Г.Мөхәммәтшин. Елмая кәккүкле, тургайлы яз, Күк күзләр дә, бәлки, елмаер. Ә.Ерикәй 2) иск. Кош формасында пешерелгән кечкенә күмәч. Балаларның һәммәсенең дә кулларында камырдан ясалган, яңа гына пешкән берәр тургай бар иде. Г.Тукай |