ТУРГА и. махс. Кулъязманың матурлап, бизәкләп ясалган беренче хәрефе; русчасы: буквица. Турга ясалган мондый китапларны кечкенә чакта әни белән икәү укый идек. Казан утлары. Элеккеге әкият китапларына гына карагыз сез: беренче хәрефләре зур-зур итеп язылган (турга) сүзләр «мине укы!» дип үзләренә тартып тора бит! Ялкын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә