ТУРАЮ ф. Бөгелгән, сыгылган, кәкрәйгән, гомумән төзлеген югалтканнан соң, яңадан туры хәлгә кайту. Кечерәеп калган гәүдәсе дә турайган кебек хәтта. И.Гази. Хәзер менә турая алмыйча, биленә шәл бәйләп йөри. З.Мәхмүди Тураеп алу Бераз вакытка гына тураю. Әнисә, безне күреп, азга гына тураеп алды да чүп утавын дәвам итте. Р.Вәлиева Тураеп бетү Тулысынча тураю; бөтенләй тураю. Әле бүген дә бик үк тураеп бетмәгән. К.Кәримов Тураеп җитү Тәмам тураю Тураеп калу Турайган хәлгә килү. Минем чәчләрем бала тапкач тураеп калды. Сөембикә Тураеп килү Турая башлау, тураю билгеләре сизелү Тураеп китү Кинәт тураю. Ул кагылуга, күзсезләр – күзле, аяксызлар – аяклы, телсезләр – телле булган, бөкреләр тураеп киткән. Ф.Яруллин. Кыеграк утырган студентларның аркалары тураеп киткәндәй булды. Х.Ширмән Тураеп кую Нәрсәдер тәэсирендә тураю. Ләүфелмәхфүзәнең күкрәге тураеп куйды. Ф.Баттал Турая бару Торган саен ныграк тураю. Инде бөгелергә өлгергән озын буе турая барды. Ф.Яхин Турая башлау Тураю билгеләре сизелү; тураерга тотыну. Фәнәвинең тумыштан озын һәм бер якка кәкрерәк муены кыскара һәм турая башлый. З.Зәйнуллин. Чыраен сытып турая башлауга, башкисәр, кесәсеннән «Макаров» пистолеты чыгарып, аның янтыгына төртте. З.Мәхмүди Турая бирү Тураюын дәвам итү. Һәм, менә, турая биреп, тамак кыргалап алды да, пинжәк чабуын кайтара төшеп, әз генә калтыравык нечкә тавышы белән сузып җырлап та җибәрде ---. Ә.Еники Турая төшү Тагын да бераз тураю. – Без Надя белән өч еллап гел янәшә булдык, – диде ул, урындык артынарак турая төшеп. Х.Камалов. Эш белән мавыгып, Зыятдин карт та беркавымга бар мәшәкатьләреннән арына, йөзе яктырып китә, гәүдәсе турая төшә ---. Р.Вәлиев Турая язу Чак кына тураймый калу. Турая язган хәлдә бердәнбер кулын алга таба сузып, нидер әйтмәкче иде, аңлаешсыз ымлыклар гына чыгара алды. Ә.Баян |