ТУРА’У ф. 1) Бербөтен, тоташ нәрсәне пычак яки башка үткер корал белән кискәләү, ваклау. Без туганнан туганым Мөнир белән кипкән тәмәке яфракларын, сабакларын вак-вак итеп турый идек. Т.Миңнуллин. Тавыкларга кычытканны шундый вак итеп турый Гарәфетдин абый ---. Р.Газиз 2) Пычкы, балта кебек кораллар белән кисү, чабу. Күптән инде әрәмәдә курай тавышы ишетелми: тегермән буасы өчен турый торгач, әрәмә юкка чыкты. Р.Батулла 3) күч. Пычак, кылыч кебек кораллар белән чапкалап үтерү. Әй турый да иде соң дошманны! Г.Кутуй. Әй, төкерим лә синең ул телеңә! Иң яхшысы, әйдә, ияреңнән төш тә кылыч сайла. Мин сине ялан буенча куалый-куалый турыйм! В.Имамов 4) күч. Юк итү, үтерү. Гражданнар сугышы – мөселманны мөселман турау сугышы – басмачларны җиңү, бихисап мөселманнарны кырып-суеп, Урта Азияне, Бохараны яулап алу әле яңа гына тәмамланган. Р.Батулла Турап алу Тиз генә турау. Хатыны җитез генә ипи белән казылык турап алды да өстәлгә җимешләрне тезде. Казан утлары Турап ату Тиз генә барысын да турау. Менә без, егермеләп егет, аларны туктатырга тырышып караган идек тә, уныбызны шул угрылар турап атты. В.Имамов Турап бетерү Барысын да турау; турауны төгәлләү. Илһамныкылар ун чакрым арада биш меңгә якын баскын җайдакларын турап бетерделәр. В.Имамов. Уртада калганнарны тәмам турап бетерделәр. Р.Батулла Турап кую Туралган хәлгә китерү. Каенга карап тора да: «Моны кисеп, турап куйсаң, бер куб метр утын чыгар иде», – ди. Т.Миңнуллин. Ул сүзен әйтеп бетергәнче, Сәлимә коштабак белән аш күтәреп чыкты, тоз-борыч тезде, калын итеп ипи турап куйды. Г.Даутов Турап ташлау Тиз арада турау. Әмма җирле баскынчылар кальга капкасыннан чыгып китүгә баш күтәрә, калада калган гарнизонны турап ташлыйлар. М.Хәбибуллин. Монда бәреп кергән болгарлар бу хәшәрәтләрне шундук турап ташламакчы иде дә, аларның кылыч йөзенә яланкул ябышып, Әбүзәр сыбай тыйды. В.Имамов Турап тору Сөйләү моментында турау; даими турау. – Мин аны гомеремдә ашаганым юк, – дип утырган иде дә, аннары Габделбәр үткен пәке белән турап торган түгәрәкләрне үз ягына тәгәрәтә генә башлады. А.Хәсәнов. Бөдрә чәчле, озын буйлы Эдуард белән чандыр грузин егете Мамука ит турап тора, тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә су тамчыларыдай охшаган кылыч борынлы егетләр Альберт һәм Абрик шашлык пешерә. З.Хөснияр Турап чыгу Баштан ахыргача турау. Батыр аларны вак кисәкләргә турап чыкты. Р.Батулла. Сәлим солтан калдырып киткән төрек пашасын дарга асканнар, нәүкәрләрен кылыч белән турап чыкканнар, ди. В.Имамов Турый бару Шунда ук турау. Мин чистарта барам бәрәңгене, әни турый бара. Р.Вәлиева Турый башлау Турарга керешү. Бу читке өлешләрне бетергәч, Юныс карт пычагы белән турый башлады. Г.Ибраһимов. Ул арада ир дә, исенә килеп, тозлаган кыяр турый башлады. Р.Батулла Турый бирү Бернигә карамый турауны дәвам итү. Һаман турый бирү Турый тору Алдан ук турарга керешү. Хуҗа хатын: «Юк, юк, гомер эченә бер килгән кунакларны болай гына җибәрәмме соң, төнгә каршы да юлга чыкмагыз, кунып китәрсез, кая, Казан күмәчләре белән майларымны турый торыйм әле», – дип, аш бүлмәсенә юнәлә. Н.Гариф |