ТУРАКЛА’У ф. кбт. к. турау. 1) Бербөтен, тоташ нәрсәне вак-вак кисәкләргә бүлү; вак-вак итеп кисү, турау. Бәлки, әйтмәскә кушылгандыр. Янчык Сәләхи бабайлар шул сыерның түшкәсен тураклап, кар базына салдылар да кыш буе ашап чыктылар. Р.Батулла. – Дөрестән дә, элек урман авылдан ерак түгел иде, – дип исенә төшерде картларның берсе. – Тик утызынчы елларда ук аны туракларга тотындылар. С.Юзеев 2) күч. Пычак, кылыч һ.б.ш. кораллар белән чапкалап үтерү. Шунда карт маршал, кызып китеп: «Мин боларны да кылыч белән чабып, тегеләрне дә тураклап тар-мар иттем!» – дип сөйләгәндә, залдан бер казак сугышчысының тавышы ишетелә: «Семён, син берүзең генә тураклаганда, без кайда булдык соң?» Ә.Хәсән. Әйләнеп-әйләнеп килеп бомбаларын ташлагандагы мәхшәр, хәзер күземне чытырдатып йомсам да, һич күз алдыннан китми. Туракланып, кисәкләнеп һавага ыргытылган гәүдәләр, куллар, аяклар, ат гәүдәләре... Л.Хәмидуллин 3) күч. Юк итү, үтерү (дошманны). Әсирләр кирәкми, тоташ тураклагыз!.. В.Имамов 4) күч. Рухи газаплау (күңел, бәгырь, җан һ.б.ш. сүзләр белән килгәндә) Тураклап ату Тиз генә тураклау. Беренче эш итеп зур тәлинкәгә аш салды, аннары йомшак назлы куллары белән супермаркеттан атасы алып кайткан ипине вак-вак кисәкләргә тураклап атты. Ф.Бәллүр Тураклап бару к. тураклый бару. Агач ботакларын тураклап бара Тураклап бетерү Барысын да тураклау; бик күп тураклау; тулысынча тураклау. Шулай кая барса да яраган, фашистларны җиңеп кайткан фронтовик җиффәрә, хирурглар пычак белән тураклап бетергән эченең кай төшедер чәнчүенә дә карамый, көне шундый! Р.Газиз. Театрда әдәби бүлекнең мөмкинлекләрен чикләп, үзе белгәнчә, үзе теләгәнчә ваклап, тураклап бетерә торган кешеләр бар иде. Ю.Сафиуллин Тураклап ташлау к. тураклап ату. Шуннан соң теге исереп йоклап яткан егетне кискәләп, тураклап ташлыйлар. Әкият. Ире Локман исә киндер сугу станын тураклап ташлый, җеп йомгакларын утка ата. Ф.Яруллин. Сәлҗүк жайдакларына югалып калган, зур табышка өметләнгән әмир атлыларын тураклап ташлау әллә ни кыенлык тудырмагандыр, мөгаен. Г.Гарифуллин Тураклап чыгу Баштан ахыргача барысын да тураклау. Ул берәм-берәм барлык хатларны тураклап чыкты. Казан утлары Тураклый бару Бер-бер артлы тураклау; шунда ук, шул ук вакытта тураклау. Аларны Морат Сираев «Дружба» пычкысы белән кисеп аударып, тураклый барды, ә ир-атлар машина, трактор әрҗәсенә ташып тордылар. Якты юл Тураклый башлау Туракларга керешү. Болгарлар мангытларны әүвәл сөңгеләр һәм гөрзиләр белән урталайга ярды, аннан кылычлары белән тураклый башладылар. В.Имамов. Якын араны күз ачып йомганчы сикереп үттеләр дә урыс сугышчыларын тураклый башладылар. И.Хуҗин Тураклый бирү Бернигә дә карамыйча тураклау. Кыз, бернигә дә карамый, егетенең фотосын тураклый бирде. Сөембикә |