ТУРАКЛАНУ ф. төш. юн. к. тураклау. Мендәрләр, матраслар пычак белән туракланып, идән, өстәл каз мамыгы, матрас мамыгы белән тулган. З.Зәйнуллин. Ягъни ул егерме бер яшендә дөм сукыр булып, эче-башы туракланган хәлдә, бала булдырырга сәләтсез бер гарип булып калган. Ф.Бәйрәмова Туракланып бетү Тәмам тураклану; бик нык тураклану. Әгәр немецлар бер җирдә дә безнең һөҗүмне туктата алмасалар, һәр фронтта аларны чорнап алу, кырып бетерү дәвам итсә, гомумән, немецларның безгә каршы фронты туракланып бетсә, немец армиясендә тоташ җимерелү һәм бөтен җирдә дә тәртипсез качу башланмасмы? Ә.Еники. Ертылып, туракланып беткән рәсемнең вак-вак кисәкләре идәндә аунап ята. Г.Сабитов |