ТУРАЙТУ ф. 1) Бөгелгән, сыгылган, кәкрәйгән һ.б. нәрсәләрне туры, төз итү. Ләкин ул кунычны турайттың ни дә, кайтардың ни. К.Миңлебаев. Иелә-бөгелә бәрәңге бакчасын казып азапланган Әхмәтша карт, ике-өч көрәк балчык әйләндереп каплаган саен ах-ух килеп билен турайта да, көрәгенә таянып, бераз хәл ала. Ф.Имамов 2) физ. Алмаш токны даими токка әверелдерү. Ярымүткәргечле турайткычның каршылыгы аңа тоташтырылган алмаш ток көчәнеше юнәлешенә (полярлыгына) карап үзгәрә: әнә шул үзлеге аркасында ул алмаш токны турайта ала. Физика Турайта бару Бер-бер артлы һәрберсен турайту; бөгелгән саен турайту Турайта башлау Турайтырга тотыну Турайта бирү Бернигә карамый турайту. Мәрҗәм, җиргә тартыла башлаган аркасын турайта биребрәк, ул күрсәткән якка карады. М.Кәбиров Турайта тору Әле, хәзер турайту эшен башкару. – Син бу иске кадакларны турайта тор әле, балта алып киләм хәзер, – дип, өенә таба йөгерде Сабир. Р.Вәлиев Турайта төшү Тагын бераз турайту; бераз гына турайту. Әле бакча якка, әле ишегалдына таба карангалап алгач, күкрәген тагы да киерә, муенын турайта төшеп хәрәкәтсез калды. Р.Мөхәммәдиев. Ерактагы таллар, көне буе кояш кызуында сәлперәешеп утырганнан соң, сыннарын турайта төшкән кебек күренәләр, алар инде хәзер яфраклары белән салкынча дымны эчәләр. Т.Нурмөхәммәтов Турайтып алу Тиз арада турайту. Инде соңгы мәлдә ниндидер кодрәтле көч машинаны турайтып алды. Р.Фәизов Турайтып бетерү Барысын да турайту; турайтуны төгәлләү. Менә шуның [плойка] белән чәчләрен кыздыра-кыздыра бөдрәләтә дә... аннары тарак белән тарап турайтып бетерә, һәм ул бөдрәләрдән берни дә калмый! Р.Сабыр Турайтып карау Тураямы, юкмы икәнлеген тикшерү. Шулай да сүтеп алып турайтып карарга исәп, урынында килеш кенә булмый… А.Тимергалин Турайтып кую Алдан ук турайту; турайган хәлгә китерү. Сәмигулланың йөзен матурладылар, күзләрен төрттеләр, гәүдәсе кыйшаеп барган кебек иде, анысын да матур итеп турайтып куйдылар. Д.Бүләков. Янындагы ир-ат, күзләрен юлдан аермый гына, бер кулы белән рульне тоткан хәлдә, кызның утыргычын җайлап, турайтып куйды. Х.Ширмән Турайтып тору Гел турайту; сөйләү моментында турайту. Мин килгәндә, сеңлем көзге алдында чәчләрен турайтып тора иде. Р.Вәлиева Турайтып чыгу Һәрберсен турайту. Баганаларны турайтып чыгу |