ТУРАГЫЧ и. 1. Яшел масса, печән һ.б.ш. нәрсәләрне турый, ваклый торган авыл хуҗалыгы машинасы. Турагычтан чыккан печәнне шунда ук ташып торалар. Р.Вәлиев. Тамыразыклар өчен электр белән эшли торган турагыч ясап, Лида апасының кул эшен киметкән ул. Казан утлары 2. с. мәгъ. Вак кисәкләргә турый торган. Алар ашыга, алар тырыша, үлән турагыч машина сиптергән яшел массаны таратып өлгерергә кирәк. Р.Батулла. Турагыч машиналарның унбише чит илдән кайтартылган икән. Ватаным Татарстан |