ТУРА I и. 1) Эремчек, йомырка, каймак салып ясалган камырдан бик вак күмәч рәвешендә пешереп, сары май эченә салып катырылган ашамлык. Әбием бик тәмле итеп тура пешерергә өйрәтте. А.Галиева 2) Эремчеккә шикәр комы салып, кызарганчы кайнатып ясалган ашамлык; корт. Әлү каклары, киптергән җимешләр, мәтрүшкәле чәй, катык, күкәй, орлыклы төш, тура... Сыйлары санап бетергесез. Р.Батулла |