ТУР IV и. фр. Берәр кая оештырыла торган, гадәттә ял, ашау-эчү, экскурсия һ.б.ш.ларны үз эченә алган сәяхәт. Иң арзан тур 75 мең сум тора. Н.Алан. Соң бу тур белән өч мең кеше барасы идек бит, Илдусның мәрхәмәте аркасында 263 кеше ярык тагарак янында утырып калырбызмы? Ә.Галимҗанова |