ТУР III и. 1) Берничә гасыр элек яшәгән борынгы кыргый үгез төре. Ул вакытта күсәк яки таш белән коралланган ялгыз кеше бизон, тур, зубр кебек киекләрне җиңә алмаган, күмәк ау корырга кирәк булган. Р.Әхмәтьянов. Мөгезле эре терлекнең төп борынгы нәселе кыргый үгез – тур булган. Кыргый тур XVII гасырда кырып бетерелгән. Биология 2) Куышмөгезлеләр семьялыгыннан Кавказ тауларында яши торган кыргый кәҗә тәкәсе. Кавказ тауларында бик җитез тау кәҗәсен (тур) очратырга мөмкин. Хайваннар дөньясы |