ТУР II и. фр. 1) Вальс биегәндә, бүлмәне яки залны бер тапкыр әйләнеп чыгу; вальста бер әйләнеш. Вальс туры

2) Берничә этаптан торган чараның бер баскычы, аерым этабы. Беренче турда җиңелгәннән соң, ул башка җирдән сайланып үтте. М.Галиев. Беренче тур сораулары буенча көч сынашу башланып китте, һәм ул бик киеренке барды. Т.Нәҗмиев

3) Шахмат турнирында һәр катнашучының берәр генә партия уйнап чыгуы; шахмат турнирының бер өлеше. Шахмат ярышларын яратса да, бер турны карагач, кайтып китәргә туры килде. И.Нуруллин. Беренче турда А.Галләмова җиңде. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә