ТУПЫРЧЫК и. диал. к. тубырчык ◊ Тупырчык кебек Сәламәт, таза, тере. Иренең фаҗигале үлеменнән соң тораташтай катып калган, үз эченә бикләнгән, кулы эшкә бармаган, күзеннән яшь кипмәгән мәлдә, аңа бердәнбере – унбер яшьлек тупырчык кебек баласы – Илдары килеп сыена: «Әни, елама, син ялгыз түгел». Татарстан яшьләре. Тупырчык кебек тере, кара күзле икенче сыйныф укучысы Әлфис Гыйззәтуллин да, карашларыннан балалык самимилеге бөркелеп торган Чулпан Галәветдинова белән Алсинә Таһирова да Тукай абыйларына багышлап шигырьләр язганнар икән бит. Дуслык |