ТУПЫ’Р-ТУПЫР иярт. 1) Берәр каты нәрсә җиргә төшкәндә, коелганда чыккан тавышны белдерә. Ул кагылып киткән ботаклардан җиргә тупыр-тупыр өлгергән алма коелып бара. Р.Мөхәммәдиев 2) Берьюлы күп кеше яки хайван йөгергәндә чыккан тавышны; көчле аяк тавышларын белдерә. Тик бераздан гына кайдадыр шәһәр үзәгендә тынлы оркестрның дәртле генә уйнаган тавышын ишеттек тә Большая Казанская буйлап шул якка таба бер төркем атлы солдатларның тупыр-тупыр чаптырып узганнарын күреп калдык. Ә.Еники. Малайның куанычы эченә сыймый, иркен җир булса, тупыр-тупыр биеп киткән булыр иде. А.Тимергалин |