ТУПЫРДАШУ ф. 1) урт. юн. к. тупырдау. Тояклар ешрак тупырдашырга тотындылар. Ф.Хөсни. Көз көне тупырдашып алма коелган вакытның рәхәтлеге сөйләп кенә аңлата торганмы соң? Р.Вәлиева 2) Бик күп һәм сау-таза булу. Тигез гаиләдә тупырдашып үсәләр алар. Г.Мөхәммәтшин. Алар бер телемне җидегә бүлеп, бер тустаганнан җидәү чишмә суын эчеп, тупырдашып җидәү үстеләр. Ватаным Татарстан Тупырдаша башлау Тупырдашырга тотыну Тупырдашып тору Сөйләү моментында тупырдашу; гел, һәрвакыт тупырдашу. Кайчандыр яшь тайлар кебек тупырдашып торган кызлар инде сигезенче дистәне тутырып килә. Т.Биктимирова |