ТУПЫРДА’У ф. 1. 1) Тупыр-тупыр иткән тавыш чыгару. Шушы вакыйгадан соң «кыштырдыклар», пешкән алмалар агачны селкеткәндә җиргә тупырдап коелган кебек, тоткарлыксыз ява торган булып китте. Д.Гаделшин. Музей капкасы каршында ярминкә гөрләде, бизәлгән, кыңгыраулы атлар, тупырдап, бала-чаганы утыртырга көтеп торды. Безнең гәҗит 2) Тупыр-тупыр иткән тавыш чыгарып басу, сикерү, хәрәкәт итү. Идәндә бала тупырдап йөргәнне күрергә телим. Х.Камалов. Баш буталып китте. Димәк, икәү... Киләчәктә җирдә тупырдап атлап китәчәк ике Нуриев... М.Маликова 3) күч. Берсе артыннан берсе килү, чыгу, дөньяга килү, сау-сәламәт булу. Алты малай, биш кыз тупырдап, берсен берсе карап, туганлыкның кадерен белеп үсәләр. Сөембикә 2. 1) рәв. мәгъ. күч. тупырдап. Таза, тыгыз булып, түгәрәкләнеп, кабарып. [Солтан] Фатыйманың тупырдап торган тулы күкрәкләренә тагын бер күз атты. А.Расих. Синең ул яктан, энекәш, сөбханалла, беләкләрең тупырдап тора, җилкәләрең дә киң, икешәр капчык куеп ташырлык. И.Хәйруллин 2) Сау-сәламәт, таза булып. Ике улыбыз тупырдап үсеп киләләр. Ф.Сафин. Ике яшькә кадәр тупырдап үскән, йөгереп йөргән сабыйга ямьле май көннәренең берсендә әллә ни була: грипп белән авырый, ай буе тән температурасы төшми. Казан утлары |