ТУПЫРДАТУ ф. сөйл. 1) Тупыр-тупыр иттереп бер-бер артлы бәрү, басу, кою һ.б.ш. эшләр башкару; тыпырдату. Усал ата каз сыман ысылдап, тәпи-тәгәрмәчләрен тупырдатып туктаган поезд станциядә озак тормады, пассажирларын төшерде дә кузгала да башлады. Ф.Абдуллин. Ат та тынгысызлана башлады: басып торган җирендә аякларын тупырдатып өстенә сарылган карны кагып алды. Р.Мөхәммәдиев

2) күч. Үзе алыштырган фигыльдән аңлашылган эш-хәлнең интенсив рәвештә башкарылуын белдерә. Син бигрәк тиз тегәсең. Тупырдатасың гына. Сөембикә

3) Бер-бер артлы җибәрү, эшләү һ.б.ш. Маһирәң сиңа тупырдатып малай табып куандырыр дип әйтә алмыйм. Г.Галиева. Инде дә килеп шул торналар, кыр казлары килгәнне күргәч, алардан күзеңне алмыйча гына иелеп, юлдан салам алсаң һәм шул саламны утырган каз оясына куйсаң көт тә тор: ун-унике йомырка өстендә утырган ана каз бөтен йомыркаларыннан да тупырдатып бәпкә чыгарыр. М.Мәһдиев

Тупырдата башлау Тупырдатырга керешү. Ул, кызның касыгына төртә-төртә, кылый күзе белән егетләргә таба ымлап каш сикертә, аякларын өстәл аратасына бәреп тупырдата башлаган иде. Р.Мөхәммәдиев. Ат, баскан җирендә түзә алмыйча, аякларын тупырдата башлады. Г.Гыйльманов

Тупырдатып тору Һәрвакыт тупырдату, даими тупырдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә