ТУПЫЛДА’У ф. 1) Туп-туп итеп бәрелү, туп-туп килү, сугылу, таптану, тыпырдау. Ә җеннәр җимеш кортларыдай тупылдап коелып тора, коелып тора. З.Мурсиев. Сирәгәйгән тамчыларның үләнгә салмак кына шыбырдап, калай түбәгә тупылдап тамуын тыңлап, урман буендагы бакча өендә утырам. Өмет

2) күч. к. тупырдау1. (3 мәгъ.). Менә ул тупылдап үсәр, әтисенә ияреп печәнгә барыр, борчак чабарга... Ф.Яхин. Тупылдап үсеп кенә килгәндә, нибары 3 яшь 7 айлык чагында кинәт чирләп, инвалидлык алды. Өмет

Тупылдап кую Бер тапкыр тупылдау; кыска вакыт аралыгында тупылдау

Тупылдап тору Һәрвакыт тупылдау, хәзерге моментта тупылдау. Теремек, матур малайны иркәләп үстереп ятканда, Сәрия тупылдап торган кыз алып кайтты. Ф.Дәүләтгәрәева. Иң мөһиме: тупылдап торган ике малай үстерәләр. Г.Гыйльманов

Тупылдый башлау Тупылдарга керешү. Август җиттеме, аларның бакчасында алмалар тупылдый башлый. Р.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә