ТУПЫЛДАТУ ф. сөйл. Туп-туп иттереп сугу, чабаклау, бәрү яки басу. Аңа икенчесе җыр белән җавап бирде: «Ак киндерләр шома була, Тупылдатып тукмасаң». Ф.Латыйфи. Бик алҗыган, бик әрнегән чакларында ул аларның барлыгыннан, үзенең аларга кирәк булуыннан көч, юаныч ала; аларның сау-сәламәт булуларына сөенеп бетә алмый; кечкенәләрен тупылдатып сөеп туя алмый иде. Д.Булатова

Тупылдата башлау Тупылдатырга тотыну

Тупылдата бирү Бернигә дә карамый тупылдату. Аның эше беткән, тубын тупылдата бирә. Казан утлары

Тупылдатып кую Аз гына, кыска вакыт аралыгында тупылдату

Тупылдатып тору Даими тупылдату; сөйләү моментында тупылдату. Аяклары белән һаман тупылдатып тора, әйткәнне дә аңламый бит ул. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә