ТУПЫЛ и. рус Таллар семьялыгыннан төз биек кәүсәле, ялтыравык киң яфраклы агач; тирәк; русчасы: тополь. Юан кәүсәле, киң ябалдашлы тупыл астында, кар көртендә нинди зур кара тап анда? М.Маликова. Шушы тупыл төбендәге агачлыкта яшәп яткан бер дивана карттан күчкән аңа бу нигез. Г.Гыйльманов |