ТУПЫЙ с. 1. Җәенке, ямьшәйгән; очлаеп тормаган. Әһә-ә, бу тупый танау да кайткан икән! М.Хәсәнов. Тупый бүрек 2. и. мәгъ. 1) Тирәсенә мех тотылган түгәрәк сай бүрек. Тупыйны кадим заманда башка киярләр иде. Бүректән кечерәктер. Кырпуы бик тар иде. К.Насыйри 2) диал. Бәйләгән баш киеме, башлык. Мондый эсседә кем башына тупый киеп йөрсен инде. Казан утлары 3) диал. Элек хатын-кызлар кигән тәңкәле баш киеме. Ялтыравык тәңкәле тупый |