ТУПЧУ ф. 1) Тукыманың тишелгән, ертылган урынын җеп белән еш-еш һәм кат-кат әйләндереп ямау, тегү. Әни белән бергәләшеп тупчыган оекларны киеп йөри идем. М.Галәү // Кат-кат чәнчеп тегү. Һавадан төшкән туп кына, Аягы-кулы юк кына, Алтын белән тупчыган, Көмеш белән типчегән. Табышмак. Анысы инде тәндәге күк кан тамырлары турында: «Бөти-бөти бөтенгән, Бөтиләрен типчегән, Күк җеп белән тупчыган». Ф.Урманчеев 2) Бау очын сүтелмәслек итеп кирегә үрү яки үрем арасына очларын яшереп үрү. Бауны тупчу 3) Укмаштыру. Төймәне элек тире, йон чүпрәктән тупчып тегеп ясаганнар. Н.Исәнбәт 4) Аннан-моннан гына сылау, ямау. Тишекне тупчу. Ертыкны тупчу 5) Берәр нәрсәне тоташтыру, ялгау. Тупчып та булмый инде хәзер аны, ташласаң да ярый. Р.Вәлиева Тупчый башлау Тупчырга керешү Тупчып алу Тиз генә тупчу. Күлмәк итәген тупчып алу Тупчып кую Алдан яки тиз арада тупчыган хәлгә китерү. Тишек оекбашны тупчып кую Тупчып тору Әле, хәзер тупчу; даими тупчу |