ТУ’П-ТУП 1. иярт. Берәр нәрсә берничә мәртәбә бер-бер артлы төшкәндә яки еш-еш атлаганда, йөргәндә чыга торган саңгырау тавышны белдерә. Ә бу тавышлар тагын да ешрак кабатлана башлады: туп-туп, туп-туп. И.Нуруллин

2. рәв. мәгъ. Шундый тавыш чыгарып. Туп-туп атлап килә көмеш тояк тулпар атым. М.Хәбибуллин. Каршыма килеп җиткәч, биегәнгә охшатып, атасыннан калган кирза итеген туп-туп басып, селкенеп, бөтерелеп тә алды. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә