ТУПСАЛЫ с. 1) Тупса (1 мәгъ.) белән беркетелә торган, тупса ярдәмендә каптырып яки беркетеп куела торган; буынлы. Хатын-кызлар ул вакытта тоташ һәм тупсалы беләзекне ешрак кигәннәр. Мәйдан. Шәһәр хакимияте тарафыннан 190 тәбәнәк тупсалы автобус сатып алынды. Казан утлары 2) Тупсасы булган, бусагалы. Хәмит шул җиз тупсалы, җиз келәле нәни тимер сандыкны төшләрендә күреп саташа. М.Хәсәнов |