ТУПСА и. 1) Ишек-тәрәзә ишеләрнең ике өлешен ачылып-ябылып, җыелып-язылып йөрерлек итеп яңакка беркетә торган җайланма. Менә бу тәрәзәнең бер капкачының тупсасын рәтләп куярга кирәк. К.Тинчурин. Уңайлы итеп ясалган киң урындыклар юкка чыккан, җырлап ачыла торган ишек тә бер тупсасында асылынып тора. Р.Галиуллин

2) Бусага. Аларның каршысына чыккан кеше, тупса буенда озаклап тотмыйча, артыгын сораштырып тормастан, түргә чакырды. Ф.Яхин. Ишек тупсасына утырып, елый-елый, әнисен көткәндә, юеш ыштаны белән бозга ябышып та калгалаган. Т.Нәҗмиев

3) диал. Ишек бавы, ишек тоткасы. Ишек Йосыф яклы булып чыкты, тиз генә ябылырга теләмәде, тупсага чат ябышып, ыңгыраша-ыңгыраша, исерек марҗа белән тарткалаша башлады. Г.Гыйльманов

4) сир. Ашлык сабагының буынланып торган урыны // Ашлык бөртеге урнашкан оя. Башаклар тупсаларыннан атылып чыгарга торган күксел эре бөртекләр белән тулганнар. Г.Галиев

5) диал. Колак (мәс., чиләктә). Тәзкирә, чиләк тупсаларын сайрата-сайрата, капкадан кереп китте. А.Расих

6) күч. Авыл, шәһәр һ.б.ш. башлана торган җир, урын, чик. Михаил янә Урда тупсасына барып егылды. М.Әмирханов. Тора-бара камалыш авыл тупсаларына килеп җитеп тарая. А.Хәлим

Тупса акчасы этн. Туй барышында кияү тарафыннан кыз бүлмәсенең ишеген ачучыга бирелә торган акча; ишек бавы. Кияү егетләре тупса акчасын кызганмый бирделәр. Г.Гали. Тупсага утыру Игеннең сабагы буынлану (гадәттә, орлыклана башлаган вакытта). Ашлыкның серкәсе вә чәчәге коелып тупсага утыргач та, орлык туя башлыйдыр. К.Насыйри. Ә инде игеннәр буйга сикереп, сабан бодайлары тупсага утырганда, арышлар баш кысып серкә очырганда, Рәхимҗан үз аяклары белән туган авылына кайтып төште. М.Хәсәнов. Тупса(ны) төшерү Бик еш килү; күп килеп йөдәтеп бетерү. Унике хатынны яучылыкка яллыйм, ишегегезнең тупсаларын төшергәнче яучы булып йөрерләр. Ф.Сәйфи-Казанлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә