ТУПРАКЧЫ и. тар. XX йөз башында территориаль автономия яклы иҗтимагый-сәяси агым тарафдары. Шулай булгач, безгә бүген дәүләтчеләргә һәм милләтчеләргә, рәсәйчеләргә һәм татарстанчыларга, татарчыларга һәм төркичеләргә, тупракчыларга һәм мәдәничеләргә бүленергә түгел, ә бөтен Рәсәй җирендә урыс белән бер дәрәҗәдә хуҗа булып, бербөтен һәм бүленмәс төрки-татар милләтен торгызырга кирәк. И.Хуҗин. Ләкин тупракчыларның билфигыль (чынлыкта) идарәләре татар большевиклары кулында булганга, алар милли саботажны дәвам иттерделәр вә бергәләшмәделәр. Х.Миңнегулов |