ТУПЛЫК и. 1) диал. к. туплавык. Җәй башының матур бер көнендә Галиәкбәр абзыйның сары сыеры, су буенда туплыкта яткан җирдән кинәт кенә сикереп торды да, борынын тәүфикъсыз җыерып җил иснәде дә --- җанфәрманга чапты китте. Ә.Баян. Ат җигәргә дип йөгән тотып туплыкка керсәм, теге айгыр тотты да ямады маңгайга! Х.Ибраһим 2) Юлчы, гаскәр һ.б.ш.ларның ялга туктаган урыны, стан, табор. Атлар тагып килгән кибиткаларда дистәләгән Рим легионеры качып килгән дә, төн караңгылыгыннан файдаланып, туплыктан кырый якларга китеп яшеренгәннәр. Р.Сәгъди |