ТУПЛА’У I ф. 1) Төрле җиргә таралган, сибелгән, чәчелгән яки аерым-аерым урнашкан җанлы-җансыз нәрсәләрне, кешеләрне бер урынга, бер тирәгә җыю. Һаҗәр шатлыгыннан су янына йөгерә һәм, як-якка таралып барган суны бер җиргә туплау өчен, тирә-юньдәге ком-ташларны өеп куя. Шәһри Казан. Шул ук вакытта төзелеш материаллары туплау өчен махсус мәйданчык әзерләү дәвам итә. Кызыл таң 2) Кешеләрне берәр кеше яки оешма тирәсенә җыю, тарту. 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына волонтёрлар туплау эше тулы көченә башланып китте. Шәһри Казан 3) Аз-азлап, акрынлап, берәмләп җыеп, үзендә булдыру. Җәй көне әз булса да көч туплап, ял итеп калына иде. Ф.Яруллин 4) Төрле кешеләрдән, төрле чыганаклардан нинди дә булса сүз, хәбәр һ.б.ш.ны җыю, алу. Боларны санап чыгу җиңел булса да, эзләп табу һәм китап каһарманы булырлык мәгълүмат туплап язуның кыенлыгын аны эшләп караган кеше генә аңлыйдыр. Р.Шәрәфиев. Әсәрне татар кешесенә генә хас, күзгә, зиһенгә бәрелеп, мөгез төсле алга чыгып тормаган, бөртекләп җыйналган үзенчәлекләрне, гасырлар түрендә бөреләнгән сыйфат-билгеләрне туплап, саклап, безгә китереп җиткергән олы җанлы, гадәти кешеләр бизи. Т.Галиуллин 5) күч. Теге яки бу максат өчен берләштерү, оештыру. Нигә безнең Журналистлар берлеге матбугатның отыры хөртиләнә барган хәленә карата мөнәсәбәтен белдереп чыгыш ясамый (каләмдәшләрне туплап урамга чыгу турында әйтмим дә), пенсиядәгеләр тормышы белән кызыксынмый? Р.Шәрәфиев 6) күч. Барлык көч, фикер, уй, сәләт һ.б.ш.ны билгеле бер эшкә, максатка юнәлдерү. Шулай да, бар ихтыяр көчемне туплап, карашымны автобус эчендәге реклама кәгазьләренә юнәлттем. Казан утлары Туплап бетерү Барысын да туплау; җитәрлек дәрәҗәдә туплау. Әмма ни сәбәпледер икенче елны аны ярышларга чакырмыйлар: әллә район командасын туплап бетерә алмыйлар шунда, әллә Дилбәргә Казаннан чакыру җибәрергә оныталар. Татарстан яшьләре Туплап кую Алдан ук туплау; тиз арада туплау. Әле дә тырышабыз: аннан-моннан акча юнәтеп, йөз меңләгән китап туплап куйдык менә. Р.Вәлиев. [Мостафа] Кафедра артына басып, лекцияләр итеп туплап куйган язмаларын ачты һәм: – Бүген безнең тема... – дип, сузыбрак сүз башлаган иде, ишектән Сабира күренде. Ф.Яхин Туплап тору Даими һәм регуляр рәвештә туплау; һәрдаим туплау; әле, хәзер туплау. Кем белә синең ни кылганыңны, кайтыр киявең, акча алыр умырып, рәхәт яшәрсез, син дә монда акча туплап торырсың, алар сине буш итми бит. Р.Батулла. Менә шушылар халыкны бергә туплап торган да. Р.Вәлиев Туплый бару Эзлекле рәвештә туплау. Ничә көннәр бөтенесе пышын-пышын килә, күзгә күренмәгән сайлау алды афәте Биектау кешеләрен бер йодрыкка туплый бара. Ф.Садриев. Алар көн саен осталыкларын үстерә, тәҗрибә туплый баралар. Р.Батулла Туплый башлау Тупларга керешү. Ул хәзер идарәдә көч туплый башлады, чөнки барысыннан иртә тора, эшкә булдыклы. Х.Камалов. Бүгеннән башлап үзебез аралашып яши торган бөекләрнең шәхси әйберләрен туплый башларга вакыт. З.Мәхмүди |