ТУПЛАНЫШ и. 1. 1) Туплану (1 2 мәгъ.) эше, гамәле, процессы. Фәүзияләр, Хәкимнәр, Фәндәсләр, ТИҮ, «Мөстәкыйльлек комитеты» янына тупланыш кирәк, хөрмәтле зыялылар. Р.Батулла. Икенчедән, мәхәлләгә оешу шартлары ифрат дәрәҗәдә катлауландырылган, бигрәк тә шәһәр шартларында: милли оешуның хокукый нигезләре юк, авылларда татар шактый гына оешып яшәсә дә, шәһәрләрдә милли тупланыш юк дәрәҗәсендә. И.Әмирхан

2) икът. Туплану дәрәҗәсе, туплау эшенең торышы. Билгеле, хөкүмәт ел саен гражданнарга ул акчаларның сакланышы, инфляция исәбеннән чыгып югарырак процентлар белән арта баруы, счётларындагы акча тупланышы турындагы мәгълүматны җиткереп баруны үз өстенә алырга тиеш, монысы бәхәссез. Татарстан яшьләре

3) Бер урынга, бер тирәгә җыелган кешеләр төркеме. Мондагы тупланышларда милли һәм дини кичәләр дә үткәрә идек. И.Мансуров // Аерым бер урынга, җиргә җыелган төрле әйберләр. Истәлекнең гомуми анализы Никон җыентыгы тупланышын Мәскәү митрополиты кафедрасы белән бәйләргә мөмкинлек бирә. Б.Хәмидуллин. Бәвел куу эффектына ия рәйхан бәвелдәге тозлар тупланышын киметә һәм шул рәвешле бөердә таш барлыкка килүдән саклый. Мәдәни җомга

4) Милли керемнең җитештерүне киңәйтүгә тотылган өлеше. Федераль үзәк 2020 елга кадәр илебезнең автомобиль сәнәгатен үстерү концепциясен эшләүдә бик зур бурыч куйды: Россиядә сатыла торган машиналарның 80 процентка кадәре нәкъ менә безнең илдә җитештерелергә, автомобиль җитештерүнең тупланыш дәрәҗәсе 50 процентка җиткерелергә тиеш. Ватаным Татарстан

2. с. мәгъ. 1) Җитештерүне киңәйтү өчен билгеләнгән. Тупланыш фонды

2) Җыела, туплана бара торган. Бу пенсиянең тупланыш өлешенә бигрәк тә кагыла. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә